Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
ЮХИДИ

24 – 30 ноябрьдә 133 тапкыр юл йөрү кагыйдәсе бозылган

32сендә матди зыян китерелгән. Кешеләр зыян күргән 1 юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән. 6 машина йөртүче исерек килеш тотылган.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Йошкар-Ола - Яшел Үзән юлының 727нче чакрымында билгесез автомашина йөртүче, юл йөрү кагыйдәсен бозып, куркыныч «обгон» ясаган. Шулчак каршы юнәлеш буенча килгән «Лада Ларгус» автомобилен йөртүче 61 яшьлек ир кинәт тормозга баскан, машинасы каршы юнәлешкә чыгып, 56 яшьлек ир йөртүендәге йөк машинасы белән бәрелешкән. Аннан соң «Лада» тагын борылып китеп 33 яшьлек ир йөртүендәге «Кадилак» автомашинасы белән бәрелешкәннәр. Күп санлы бәрелүләр белән «Лада Ларгус» йөртүчесен, кабыргалары сынган пассажиры – 53 яшьлек хатын-кызны, Яшел Үзән район үзәк дәваханәсенә госпитализацияләгәннәр. Бәрелүләр алган «Кадилак» йөртүчесенә һәм пассажирына травматологиядә ярдәм күрсәтелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев