Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
ЮХИДИ

200 сәгать мәҗбүри эш һәм 2 ел җәяү йөрү: Күп исерекләрне шундый язмыш көтә

Яшел Үзән шәһәр прокуратурасы исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән 26 яшьлек васильеволыга карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплаган.

Суд аны Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексының 264.1нче маддәсенең 1нче өлешендә каралган гамәл кылуда гаепле дип таба.
Ачыкланганча, бу ир исерек килеш Васильевоның Гоголь урамыннан төнге унберләр тирәсендә үзенең «Лада Гранта» маркасындагы автомобиле руле артына утырып чыга. Төн уртасында тикшерүләргә эләкмәм дип уйлаган күрәсең. Ялгышкан.

Көнме ул, төнме, аерма юк, автоинспекторлар һәрчак уяу, ә исерек йөртүчеләрне алар әллә кайдан сизә. Бу юлы да ирнең сәяхәте уңышсыз тәмамлана: Новочувашский авылының Зеленая урамында тоткарлыйлар. Махсус прибор белән тикшерү, алкоголь кабул иткән булуын аермачык күрсәтә.

Нәтиҗәдә, аның 2024 елда Марий Эл республикасының Волжск шәһәре суды исерек хәлдә транспорт чарасын хокуксыз идарә итүе сәбәпле, 10 тәүлеккә административ арест салган булуы да ачыклана. Кызганычка, бу ирне әлеге җәза акылга утыртмаган һәм үзенең начар гадәтен кабатлап, тагын эләккән.

Хөкем ителүче суд утырышында үз гаебен тулысынча таный. Суд гаепле кешегә мәҗбүри эшләр рәвешендә 200 сәгатькә җәза билгели, 2 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итә.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев