1 сентябрьдән Россиядә кайбер авырулар булганда автомобиль белән идарә итү тыелачак
Исемлеге РФ Хөкүмәтенең 12 апрель күрсәтмәсе белән расланган һәм Халыкара авырулар классификациясенә туры китерелгән.
Үзгәрешләр психик тайпылышларга һәм күрү проблемаларына кагыла.
Аңа авыр формалар (шизофрения, биполяр тайпылыш) гына түгел, ә кайбер психологик тайпылышлар да кергән. Мәсәлән: аутизм, Ретта һәм Аспергер синдромнары.
Әгәр кешедә авыруның җиңел формасы булса, ул даими рәвештә табибта күзәтелә һәм рөхсәт ала икән, ул машина йөртә алачак. Әмма, әгәр авыру көчәйсә һәм юлда куркынычсызлыкка янаса, медкомиссия баш тартырга хокуклы.
Моннан тыш, күз авырулары исемлеге төгәлләштерелгән: ахроматопсияне (H53.51) төс күрү аномалиясенә алмаштырганнар (H53.5). Бу төсне тоюда тумыштан килгән һәм барлыкка килгән тайпылышлар күп булганлыктан эшләнә: өлешчә төс сукырлыгы, кызыл һәм яшел төсләрне бозып күрү.
Һәр конкрет очрак буенча ахыргы карарны медицина тикшерүе вакытында табиб кабул итәчәк.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, "ЯҮ"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев