Лолита авыр хәлдә
Йолдызлар тормышыннан

Лолита авыр хәлдә

"Модерн" театры Мәскәүдә беренчеләрдән булып яңа сезон ачты.

Билгеле булганча, Россиядә тамашачы яраткан актерларын күрергә бара, театрның сәнгать җитәкчесе Юрий Грымов йолдызлар труппасына - музыкантлар Вячеслав Петкуна һәм Лолитаны чакырды.

"Мин начар актер, - дип белдерде Лолита. Ләкин минем зур плюс бар - миндә өйрәнү теләе бик зур, һәм мин, әгәр берәр нәрсә белмим икән, беренче булып әйтәм". Лолита бик дулкынлана. "Миндә инфарт алды халәте, аяклар какшый, сумкада дарулар булуы яхшы", - дип көрсенеп куя ул. "Өйләнү" спектаклендә Лолитага төп роль - Агафья Тихоновна эләкте. Һәм монда биографик момент бар - җырчы бүген яңадан кәләш. "Ләкин мин бу театрда кемнедер табармын ", - дип шаяртты үз-үзенә иронияле караучы һәм үз-үзен тәнкыйтьләүче җырчы.

Шунысы кызык, ул театрда үзенә карата бернинди махсус мөнәсәбәтләр таләп итмәде - аерым гримерка да, зур гонорар да. Ул кризислы чор булуын аңлый, һәм театрга эстрада йолдызларын чакыру - халыкны җәлеп итәргә тиешле коммерция йөреше.


Нет комментариев