Дилә Нигъмәтуллина икенче бала алып кайтырга җыена
Йолдызлар тормышыннан

Дилә Нигъмәтуллина икенче бала алып кайтырга җыена

Җырчылар үз тормышларын бераз яктырту максатыннан социаль челтәрләрдә язылучыларының кайбер сорауларына җавап бирәләр.

Дилә Нигъмәтуллина белән булган сорау-җавапны сезнең игътибарыгызга җиткерәбез:
- Сез индивидуаль җыр дәресләре бирмисезме?
- Минем фикер: әгәр дә син берәр нәрсә белән профессиональ рәвештә шөгыльләнәсең икән, син аны 100% яхшы белергә тиеш. Укытып караган булды, әмма миңа ул авыр бирелә. Үз тәҗрибәмнән чыгып, киңәшләр бирә алам. - Иртән йокыдан уянгач та тормыйча ятырга яратасызмы?
- Минем ирем иртән тормыйча ялкаулар гына ята дип саный.уянгансың икән инде, торырга кирәк. Мин аның белән килешәм. Ул миңа ялкаулыгымны җиңәргә булыша. Мин көн саен иртәнге 6 да торып, аны эшкә озатып калам.
- Икенче бала алып кайту теләге юкмы?
- Бар.


Нет комментариев