ЗҮРХ хезмәткәрләре ГТО нормативлары тапшырды
Яшәеш

ЗҮРХ хезмәткәрләре ГТО нормативлары тапшырды

ГАУЗ «Зеленодольск үзәк район хастаханәсе»нең кадрлар бүлеге хезмәткәрләре Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) нормаларын уңышлы үтәп, алтын, көмеш һәм бронза билгеләренә лаек булдылар.

Хезмәттәшләрен эш урыннарында хастаханәнең баш табибы Рамил Мөхәммәтдинов тәбрикләде.

Команда белән кадрлар буенча баш табиб урынбасары Наталья Александровна Туганцева җитәкчелек итә. Аларның үрнәге сәламәтлек саклау өлкәсендәге тыгыз эш графигы белән спортны һәм сәламәт яшәү рәвешен бергә алып барырга мөмкин булуын күрсәтә.

Чын күңелдән Наталья Александровнаны, кадрлар бүлеге коллективын һәм баш табиб Рамил Мөхәммәтдиновны уңышлары белән котлыйбыз! Яңа спорт җиңүләре, нык сәламәтлек һәм бетмәс энергия телибез!

ГТО тестлаштыру үзәге җитәкчесе Марат Халитов


Нет комментариев