Яшел Үзәндә «Автоледи-2022» машина йөртү осталыгы конкурсы узды
Яшәеш

Яшел Үзәндә «Автоледи-2022» машина йөртү осталыгы конкурсы узды

27 июльдә Яшел Үзән механика көллиятенең укыту мәйданчыгында «Автоледи-2022» машина йөртү осталыгы конкурсы узды.

Бәйге ике этапта үткәрелде:
1. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү, анда катнашучылар юл йөрү кагыйдәләре буенча компьютер тестын уздылар
2. Тиз йөрешле классик маневрлаштыру. Катнашучылар түбәндәге күнегүләрне башкардылар:
- артка таба хәрәкәт итеп, бокска керү
- алга таба «змейка»
- габарит коридоры
- артка таба хәрәкәт итеп янга басу (парковка)
- «стоп-линия».

Урыннар түбәндәгечә бүленде::

1 урын – Камилла Касимова (Фольксваген Поло автомашинасы)
2 урын – Эльгина Гайнетдинова (Киа Сид автомашинасы)
3 урын – Екатерина Рябова (Шевроле Лачетти автомашинасы)

Афәрин, гүзәл затлар, котлыйбыз!


Нет комментариев