Яшел Үзән зиратлары керү өчен ябык
28 апрельдә, Радоница - Пасха чыкканнан соң тугызынчы көнгә туры килә торган үлгән кешеләрне чиркәү тарафыннан искә алу көне.
Искә алу сишәмбесендә зиратларга йөрү кабул ителгән, ә моңа кадәр якыннарның җирләү урыннары җыештырыла.
Әмма быел, эпидемиологик вәзгыять аркасында, Татарстанда зиратларга бару тыела. Мондый карарны ТР Министрлар Кабинеты кабул итте. Мәет җирләү буенча хезмәтләр күрсәтү һәм күмүдә катнашу искәрмә булып тора. Тыю төбәктә коронавирус буенча эпидемиологик вәзгыять яхшырганчы кертелде. Үзизоляцияләү кагыйдәләрен үтәүне полиция хезмәткәрләре күзәтә.
Дин әһелләре бу көнне яшел үзәнлеләрне өйдә калырга чакыра һәм зиратларга баруның үлгән кешеләр өчен дога кылуга караганда икенче урында булуын искә төшерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев