Яшел Үзән районында 64 ишегалды төзекләндерелде
Яшәеш

Яшел Үзән районында 64 ишегалды төзекләндерелде

«Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында Яшел Үзән районында 64 ишегалдында төзекләндерү эшләре башкарылды.

Биредә юллар ремонтланды, урам яктырткычлары алыштырылды, балалар өчен мәйданчыклар, таулар, атынгычлар, шулай ук эскәмияләр урнаштырылды.

Быел программага шәһәрдә — 39 ишегалды, районның торак пунктларында 25 ишегалды керде:

  • Васильево бистәсе — 4
  • Карамалы Тау бистәсе — 17
  • Әйшә авылы — 4

Яңартылган ишегаллары балалар өчен уйнарга, өлкәннәр өчен ял итәргә уңайлырак булды.

«Безнең ишегалды» республика программасы Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән гамәлгә ашырыла.

ЯҮМР матбугат хезмәте


Нет комментариев