Олы Яке җирлегенең 1548 сайлау участогында сайлау оешкан төстә бара
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Олы Яке җирлегенең 1548 сайлау участогында сайлау оешкан төстә бара

Олы Яке җирлегендә урнашкан 1548 сайлау участогында бүген сайлау оешкан төстә уза. Участок иртәдән үк ачылып, тавыш бирүчеләрне кабул итә башлады.

Күпләрнең кәефе күтәренке, чөнки һәрберсе үз тавышының киләчәк өчен мөһим икәнен аңлый.

«Сайлауда һәркем үз өлешен кертергә тели, чөнки киләчәгебез безнең кулларда», – дип сөйли Лилия Әхмәтшакирова.

Аның сүзләренә караганда, сайлау комиссиясе әгъзалары үз эшләрен төгәл һәм тәртипле алып бара. Өлкән яшьтәге кешеләргә, мөмкинлеге чикләнгән гражданнарга ярдәм күрсәтү оештырылган.

Бүгенге көн Олы Яке җирлеге өчен мөһим вакыйгага әйләнде: һәр тавыш – авыл, район һәм республика киләчәге өчен кертелгән өлеш.


Нет комментариев