Яшәеш

Татарстанның электрон мактау тактасына «Идел-пресс»ның 14 хезмәткәре кертелде

Татарстанның электрон мактау тактасы бүген «Идел-Пресс» полиграфия нәшрият комплексының 14 хезмәткәре исеме белән тулыланды.

Алдынгы хезмәткәрләрне хөрмәтләү тантанасы «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы бинасында булып узды. Бүләкләрне аларга агентлык җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев тапшырды.

«Бу мактаулы билге генә түгел, ә аларның намуслы хезмәтен һәм югары профессиональлеген җәмәгатьчелекнең тануы», – дип ассызыклады «Идел-Пресс» генераль директоры Әнәс Әскәров. Ул шулай ук нәшрият комплексының һәр тиражында, һәр китабында һәм һәр газетасында әлеге атказанган хезмәткәрләрнең хезмәте салынуын билгеләп үтте.

«Без аларга хезмәтләре һәм Татарстан үсешенә керткән өлешләре өчен ихлас рәхмәт белдерәбез. Без алар белән горурланабыз һәм лаеклы танылулары өчен рәхмәт әйтәбез», – дип өстәде ул.

Мактаулы бүләкләр алганнан соң, барлык хезмәткәрләр дә шул ук бинада урнашкан 135 нче сайлау участогында тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда катнаштылар.


Нет комментариев