Кадрия Хантимерова белән Нурания Галиуллина да бүген үз тавышларын киләчәк өчен бирде
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Кадрия Хантимерова белән Нурания Галиуллина да бүген үз тавышларын киләчәк өчен бирде

***

Татар Наратлы авылыннан Кадрия Хантимерова белән Нурания Галиуллина да бүген сайлау участогына килеп, үз тавышларын киләчәк өчен бирде.

«Яшьләребез без яшәгән дөньядан да матуррак, тынычрак тормышта яшәсен иде», – ди Нурания апа.
Авылдашлар сайлауга буш кул белән генә килмәгән – үзләренең яраткан район газетасын да алып килгәннәр.

«Районыбыз яңалыкларын без шушы газетадан беләбез», – ди алар.

Ә подписка кампаниясе инде башланды. Әйдәгез, райондашлар, бергәләп язылыйк - туган ягыбыз хәбәрләреннән читтә калмыйк!


Нет комментариев