Яшәеш

Казанда укытучыга һәйкәл ачылачак

Аны ачу тантанасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, шәһәр мэры Илсур Метшин, республика мәгариф министры Илсур Һәдиуллин, атказанган укытучылар һәм ветераннар катнашачак.

Бронзадан ясалган скульптура укытучыны ике укучысы һәм дәреслек белән сурәтли. Һәйкәл 2 сентябрьдә ачылган һәм Россиядә беренче булган яңа Укытучы йорты янында урнашкан.

Мәйданы 950 квадрат метр булган йорт педагогларның һөнәри үсеше һәм төрле чаралар үткәрү өчен билгеләнгән.

Объектны торгызу 2024 елда Казан мэры инициативасы буенча башланган иде.


Нет комментариев