Казанлылар күктә якты эзләр калдырган сәер объект төшергәннәр
Яшәеш

Казанлылар күктә якты эзләр калдырган сәер объект төшергәннәр

Казан өстендәге төнге күк шәһәр халкын гаҗәпләндерде. Шәһәрнең төрле районнарында яшәүчеләр сәер объект — якты ак нокта күргәннәр, аннан як-якка киң якты веер таралган.

Объект һавада шактый озак торган, шуңа күрә аны берничә ноктадан видеога төшереп өлгергәннәр. Кадрлар тиз арада социаль челтәрләргә таралган.

Объектның нәрсә булганын әлегә беркем дә рәсми рәвештә аңлатмады. Әмма күптән түгел күккә иярченнәре белән Кытай һәм Америка ракеталары старт алды. Бәлки, казанлылар аларның эзен күргәннәрдер, дигән версия бар.

Вечерняя Казань


Нет комментариев