Бишнә авылында бүген сайлаулар иртәдән үк башланып китте. Авыл мәдәният йортында урнашкан сайлау участогы ачылуга халык агым булып килә башлады.
Илфат Сабиров фотолары
Өлкән буын вәкилләре дә, яшьләр дә, гаиләләр белән килүчеләр дә күренә. Күпләр үз гражданлык бурычын үтәүгә җаваплылык белән карый, тавыш биргәч кенә өйләренә кайта.
«Халык бик актив бездә, иртәдән килеп тавыш бирә башладылар. Сайлауларга килүчеләрнең барчасына да рәхмәт», – ди Бишнә мәдәният йорты җитәкчесе Илфат Сабиров.
Аның сүзләренчә, сайлау участогында барлык кирәкле шартлар тудырылган: тавыш бирү кабиналары, бюллетеньнәр, мәгълүмат стендлары әзер. Өлкән яшьтәге кешеләргә һәм мөмкинлеге чикләнгән гражданнарга ярдәм күрсәтү өчен волонтерлар да эшли. Участокта тәртип саклауга да игътибар бирелгән.
Авылдашлар сайлауга буш кул белән генә килми: күпләр район газетасын да алып килә, яңалыклар белән уртаклаша. Бу көн авыл өчен мөһим вакыйгага әйләнде: кешеләр бер-берсе белән аралаша, үз фикерләрен уртаклаша, киләчәк турында сөйләшә.
Нет комментариев