Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Тәмлетамак

Ташкабак (кабачки) икрасы

Рецепт.

Ташкабакларны юып, катыларының тышын әрчеп, нык өлгергәннәренең эчен алып, кисәкләргә бүлгәләдем, 10л лы пластмасс чиләк тутырып. Шуны иттарткыч аша чыгардым, шулай ук, уртача зурлыктагы 10-12 штук кишерне дә чыгардым. 7 штук эре суганны шакмаклап турадым.

Савытка 1 стакан (180мл лы) сыек май салдым һәм башта суганны кыздырдым (5 минут чамасы), аннары кишерне өстәп, тагын шул чама кыздырдым, болгата-болгата. Шушы күләмгә 5 аш кашыгы томат пастасы салдым (мин үз күләмемнән чыгып язам) һәм 1-2 минуттан чыгарылган ташкабакны өстәп, өстен каплап, 30 минут чамасы пешердем. Массаны болгаткалап торырга кирәк, төпкә утырып, көймәсен өчен.

Пешкән массаны блендер белән издем (пюрировать иттем), 3 аш кашыгы тоз, 2 аш кашыгы шикәр комы, 5 аш кашыгы уксус салып, кайнатып чыгардым һәм парландырылган банкаларга тутырып ябып куйдым.

Мин тозны һәм шикәр комын чама белән яздым, чөнки күпме салганымны үлчәп санап тормадым, масса кайнаган вакытта тәмләп карап, җитмәгәнен өстәп бардым. Аш пешергәндә шулпаның тозын кабып карыйбыз бит әле, шуның кебек.
Шуңа мондагы ингредиентлар чама белән язылган, бигайбә.

Ә икра тәмле чыга!

Резидә Фәйзуллина фото һәм рецепты

Йорт.Бакча.Рецептлар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев