Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районының "Җиләкле үзән" (“Ягодная долина”) фермасында вакансияләр ачылды

Пандемия вакытында эшсез калган яшел үзәнлеләр үзләрен үсемлекләрне утыртуда һәм уңыш җыюда сынап карарга мөмкин.

- Безгә 10 көннән соң инде 50 эшче кирәк булачак, шулай ук, 1 майдан “Айсберг” салаты чәчелә башлаячак. Ә 1 июньнән җиләк җыярга кешеләр кирәк булачак. Эш ике сменада башкарыла: иртәнге 4:00тән көндезге 12:00 сәгатькә кадәр – 1 смена, икенче смена – 8:00 дән 17:00 гә кадәр. Түләү һәр 2 атна саен, вахта Раифа борылышыннан эшли, - дип сөйләде ферма директоры Илдар Ситдиков.

Эшкә урнаштыру мәсьәләләре буенча 8-903-340-81-45 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

"Авыл хуҗалыгында җәйге эш белән тәэмин итү - 2020" буенча кешеләр җыюны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы игълан итте. Бүген республикада төрле яшәү, туклану һәм йөрү шартлары төрлечә булган 200 дән артык оешмадан 400гә якын вакансия бар. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре төрле срокка - 1 айдан 6 айга кадәр эшкә алырга әзер.

Гаризаны, беренчел форманы тутырып, agrokpi.ru сайты аша җибәрергә мөмкин. «Татарстан Республикасында кооперацияне үстерү буенча компетенцияләр үзәге» ДБУ хезмәткәрләре индивидуаль тәртиптә һәр мөрәҗәгатьне игътибарга алачак һәм кирәкле вакансия сайларга ярдәм итәчәк.
Эш бирүче белән хезмәт мөнәсәбәтләрен тәэмин итүне гарантиялиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев