Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Хуҗасыз этләр, күпбалалы гаиләләр өчен юллар һәм авария хәлендәге күпер ремонты: Яшел Үзәндә чираттагы Иҗтимагый совет утырышы узды

Яшел Үзән шәһәрендә Иҗтимагый советның чираттагы утырышы узды. Анда шәһәр халкы өчен актуаль булган берничә мәсьәлә каралды — хуҗасыз этләр белән эш итүдән алып күпбалалы гаиләләр өчен инфраструктура үсеше һәм шәһәр объектларын төзекләндерүгә кадәр.

Төп темаларның берсе итеп күпбалалы гаиләләргә бирелгән җир кишәрлекләренә алып баручы юлларны асфальтлау мәсьәләсе күтәрелде. Профильле департамент вәкилләре аңлатканча, Татарстан Республикасында җир участокларын кирәкле инфраструктура белән тәэмин итү буенча биш еллык программа гамәлдә. Аның кысаларында инженерлык челтәрләре һәм юллар төзү каралган. Шул ук вакытта территорияләрне программага кертү чиратлылыгы, шул исәптән, яңа территорияләрдә яшәүчеләр санына да бәйле. Шуңа күрә халыкка төзелгән йортларда яшәү урыны буенча теркәлүнең мөһимлеге искәртелде.

Аерым рәвештә Йошкар-Ола урамындагы тимер юл кичүен ремонтлау мәсьәләсе дә каралды. Төзелеш һәм инфраструктур үсеш департаменты мәгълүматы буенча, күпер авария хәлендә дип табылган һәм тулысынча сүтеләчәк. Аннан соң яңа объект төзелеше башланачак. Проектны гамәлгә ашыруның якынча вакыты — ике ел.

Халык өчен уңайлы булсын дип, әйләнеп узу схемалары һәм хәрәкәтне оештыру тәртибе инде җирле массакүләм мәгълүмат чараларында бастырылган.

Моннан тыш, утырыш барышында хуҗасыз этләрне аулау вакытында закон таләпләренең үтәлеше һәм көн тәртибенә кертелгән башка мәсьәләләр дә тикшерелде.


В Зеленодольске состоялось очередное заседание Общественного совета, на котором рассмотрели ряд актуальных для жителей вопросов - от обращения с безнадзорными животными до развития инфраструктуры для многодетных семей и ремонта городских объектов.

Одной из ключевых тем стало асфальтирование подъездных путей к участкам, выделенным многодетным семьям. Как пояснили представители профильного департамента, в Республике Татарстан действует пятилетняя программа по обеспечению земельных участков необходимой инфраструктурой. В её рамках предусмотрено строительство инженерных сетей и дорог. При этом очередность включения территорий в программу зависит, в том числе, от количества проживающих на новых территориях. Поэтому жителям напомнили о важности регистрации по месту жительства в построенных домах.

Отдельно обсудили ситуацию с ремонтом переезда по улице Йошкар-Олинская. По информации Департамента по строительству и инфраструктурному развитию, мост признан аварийным и подлежит полному демонтажу. После этого начнётся строительство нового объекта. Предварительный срок реализации проекта составляет два года.

Для удобства жителей схемы объезда и организации движения уже опубликованы в местных средствах массовой информации.

Также в рамках заседания участники обсудили вопросы исполнения законодательства при отлове безнадзорных животных и другие темы, поступившие в повестку дня.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев