Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хөрмәтле яшел үзәнлеләр һәм райондашлар

23 февраль – көч һәм батырлык, ныклык һәм патриотизм символы булган истәлекле көн белән сезне чын күңелдән котлыйм!

Тарихында шактый хәлиткеч хәрби сынау­лар булган Ватаныбыз өчен бу бәйрәм закончалыклы рәвештә бөтен халык бәйрәменә әверелде. Ватанга мәхәббәт, антка тугрылык һәм батырлык кебек сыйфатлар Россиядә гасырлар дәвамында мәңгелек кыйммәтләр булып тора.
Хәрби хезмәткәрләрнең бүгенге көндәге буыны һәм Ватанны саклаучылар сафын тулыландырырга әзерләнүчеләр, илебезнең иминлеге, туганнары һәм якыннарының гомере өчен җаваплылылк хисен онытмасыннар иде.

Бу бәйрәм дәүләтебезнең бәйсезлеге, кулларына корал тотып кына калмыйча, көндәлек хезмәте белән Ватанның куәтен ныгытучы, барлык гражданнарыбызны берләштерә.
Барчагызга да сәламәтлек, имин тормыш, тыныч күк йөзе, гаиләгезгә бәхет, иртәгесе көнгә ышаныч һәм киләчәккә якты өметләр, күңел күтәренкелеге, бетмәс-төкәнмәс энергия телим!


Игорь Бабушкин, «ЭРА» Яшел Үзән предприятиесе» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев