«Ракета һөҗүме куркынычы» һәм «Пилотсыз очкычлар һөҗүме куркынычы» режимнары игълан ителү һәм гамәлдән чыгарылу турында рәсми хәбәрләргә генә таянырга чакырабыз.
Мәгълүмат тәүлек әйләнәсендә «Официальный Зеленодольск» төркемендә урнаштырыла.
Күрсәтелгән режимнарның берсе игълан ителгән очракта, түбәндәге киңәшләрне үтәргә кирәк:
- Кирәк булмаса, урамга чыкмагыз, мөмкин булганча, куркынычсыз бинада калыгыз.
- Эш көне башланганда куркыныч режимы әле гамәлдә булса, хезмәткәр режим гамәлдән чыгарылганнан соң, эш урынына барып җитү өчен кирәкле вакытны исәпкә алып, эшкә соңрак килә ала.
- Уку процессы башланганда ракета һөҗүме яки пилотсыз очкычлар һөҗүме куркынычы режимы гамәлдә булса, баланы мәктәпкә алып барырга ярамый. Режимның гамәлдән чыгарылуы турында рәсми хәбәрне көтәргә кирәк.
- Бала инде белем бирү оешмасында булса, педагоглар расланган күрсәтмәләр нигезендә эш итәләр. Бу чорда укучыларның иминлеге өчен оешма җитәкчелеге һәм педагогик хезмәткәрләр җаваплы. Дәресләрне гамәлдән чыгару турында карар һәр очракта аерым кабул ителә. Ата-аналарга сыйныф җитәкчеләре хәбәр итә.
- Куркыныч сигналы ата-аналарны һәм балаларны белем бирү оешмасына барганда тотса, мөмкин кадәр тизрәк куркынычсыз урынга яшеренергә кирәк: иң якын йортның подъездына, җир асты парковкасына яки башка шундый урыннарга керергә.
- Әгәр белем бирү оешмасы иң якын куркынычсыз урын булса, ул укучыларга һәм аларны озата баручы ата-аналарга сыену урыны бирергә тиеш.
Рәсми хәбәрләрне күзәтеп барыгыз һәм белгечләрнең киңәшләрен үтәгез!
ЯҮМР матбугат хезмәте
Нет комментариев