Хезмәткә чакырабыз!
Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Зеленодольск районы буенча бүлеге башлангыч тикшерү органнарына тикшерүчеләрне һәм тикшерүче ярдәмчеләрен хезмәткә чакыра.
Карточкалар: Рәзилә Хәйретдинова.
Әлеге вазыйфаларга 18 яшьтән 55 яшькә кадәрге, югары юридик белемле, сәламәтлек торышы буенча хезмәт үтәргә яраклы, Россия Федерациясе гражданлыгы булган һәм башка дәүләт гражданлыгы булмаган затлар кабул ителә.
Эчке эшләр органнарында хезмәт итү тотрыклы эш урыны һәм киң социаль гарантияләр белән тәэмин ителә. Хезмәткәрләргә ел саен индексацияләнә торган акчалата тәэмин итү, квартал саен һәм еллык премияләр каралган. Вазыйфаларны бергә алып барган очракта, төп вазыйфа буенча окладтан 100 процентка кадәр өстәмә түләү бирелә. Шулай ук айлык өстәмә түләүләр окладтан 15 проценттан алып 200 процентка кадәр тәшкил итә, эш нәтиҗәләре өчен өстәмә акчалата түләүләр каралган.
Больничныйлар һәм чираттагы яллар тулы күләмдә — 100 процент түләнә. Хезмәткәрләр бушлай ведомство медицина хезмәтеннән файдалана ала. Еллык ялның дәвамлылыгы 40 көннән 64 көнгә кадәр тәшкил итә.
Торак мәсьәләләрен хәл итү өчен хезмәткәрләргә торак төзү яки сатып алу максатыннан социаль түләүләр бирелә, шулай ук торак бинаны арендалаган өчен компенсация каралган. Торак наймы өчен компенсация күләме 8 707 сумнан 21 768 сумга кадәр тәшкил итә.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының башлангыч тикшерү органнарына хезмәткә керүче затларга 1 000 000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү каралган.
Эшкә урнашу мәсьәләләре буенча Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Зеленодольск районы буенча бүлегенең кадрлар бүлекчәсенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Адрес: И. Заикин урамы, 1нче йорт
Телефоннар: 8 (84371) 4-33-26, 4-33-08
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев