Хезмәт ветераны Руфия Усмановага 95 яшь
Лениногорск районының тыл ветераны Руфия Мөхетдин кызы Усманова бүген 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Бу хакта ТР Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Руфия Мөхетдин кызы 1931 елның 8 мартында Шөгер районы Трактор бистәсендә крестьян гаиләсендә туа. Мәктәпне тәмамлагач, Бөгелмә педагогия институтына укырга керә. Хезмәт эшчәнлегенең зур өлешен мәктәпкә һәм рус теле укытуына багышлый. Ул Иске Иштирәк һәм Тимәш авылының Федотовка мәктәпләрендә балаларга белем бирә. 1986 елда лаеклы ялга чыга.
Руфия Усмановага "Хезмәт ветераны" исеме бирелгән. Ул Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны. Сугыш елларындагы фидакарь хезмәте өчен Руфия Мөхетдин кызы орден һәм медальләр белән бүләкләнгән. Хәзерге вакытта ул Лениногорскида улы гаиләсендә яши.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев