Хатын-кызлар өчен җомга көнне эш сәгате ике сәгатькә кыскара
Дәүләт Думасында хатын-кызлар өчен җомга көнне ике сәгатькә кыскартырга тәкъдим иттеләр.
Депутат Борис Чернышов сүзләренчә, әгәр Россиядә хатын-кызларга өй эше һәм балалар тәрбияләү өчен хезмәт хакы түләсәләр, бу 22,3 трлн сумга төшәр иде.
Шуңа күрә бюджет хезмәткәрләре һәм дәүләт хезмәткәрләре өчен кыскартылган эш көне мәҗбүри булырга тиеш, шәхси компания хезмәткәрләре өчен - тәкъдим буенча, дип ышана вице-спикер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев