Хастаханәгә эләгәсегез килмәсә, күгәрченнәр ашатмагыз
Яшәеш

Хастаханәгә эләгәсегез килмәсә, күгәрченнәр ашатмагыз

Сеченов университеты доценты, пульмонолог Владимир Бекетов ни өчен күгәрченнәрне ашатырга ярамавын сөйләде.

Хикмәт шунда, шәһәр күгәрченнәре еш кына урамга чыгарып ташланган азык-төлекне чукыштыргалыйлар. Моннан тыш агып төшүче суларны эчәләр, чүп-чарда казыналар. 

Күгәрченнәр йөз төрле авыру, шул исәптән кешеләр өчен куркыныч булган үпкә ялкынсынуы барлыкка китерә яки нерв системасын җимерә торган чирләрне кичерергә мөмкиннәр. Өстәвенә, күгәрченнәр – паразитларны йоктыручы кошлар да.

Шуңа да кошларны кулдан ашатырга ярамый, машинадагы тизәкләрен алып ыргытканнан соң да кулыгызны яхшылап юыгыз.

Шәһри Казан

 


Нет комментариев