Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хәрби хәрәкәтләр куркынычы туган очракта Казан метросын сыену урыны итеп кулланырга мөмкиннәр

Бу хакта йомгаклау коллегиясе утырышында Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе җитәкчесе Рафис Хәбибуллин хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, Татарстанда сыену урыннарын, башка җир асты яшеренү урыннарын, шулай ук подвалларны тикшерергә планлаштыралар. Саклагыч урыннарның 30 проценты халыкны кабул итәргә бөтенләй әзер түгел.

Шуңа бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан сыену урыннарын әзерләү процессын һәм халыкка хәбәр итү системасы әзерлеген тикшерүне тизләтергә кушты.

 

Чыганак:Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев