Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Хәмит Кирам улы Хәйретдинов үзенең 92 яшьлеген билгеләп үтте

Бүген, 31 гыйнварда, Яшел Үзән муниципаль районының мактаулы гражданы, хезмәт ветераны, КПССның Яшел Үзән шәһәр комитетының элеккеге секретаре, район һәм шәһәр хакимиятенең беренче башлыгы Хәмит Кирам улы Хәйретдинов үзенең 92 яшьлеген билгеләп үтә.

Хәмит Кирамовичның хезмәт юлының иң якты, иң җаваплы еллары Яшел Үзән белән бәйле. Җитәкче буларак ул район икътисады үсешенә, авыл хуҗалыгын яңарту эшенә, торак мәсьәләләрен хәл итүгә зур өлеш кертте. Кыен чорларда да югалып калмыйча, кешеләргә таянып, нәтиҗәле карарлар кабул итә белгән җитәкче ул. Аның бай тәҗрибәсе, эш стилe бүген дә безнең өчен үрнәк булып кала.

Бүген хөрмәтле юбилярны Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев тәбрикләп, аның район үсешенә керткән зур өлешен, намуслы хезмәтен һәм кешеләргә булган ихтирамын ассызыклады.

Хөрмәтле Хәмит Кирамович! Сезне күркәм юбилеегыз белән ихластан котлыйбыз. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, якыннарыгызның җылысын тоеп, имин һәм якты көннәрдә яшәргә насыйп булсын. Һәрвакыттагыча ачык күңелле, зирәк фикерле һәм остаз булып калыгыз.



Сергей Грызуновка видео өчен рәхмәт.
 

Ихтирам белән,
«Яшел Үзән» газетасы редакциясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев