Халык артисты вафат
***
Фото: соц. челтәрләрдән
РФ халык артисты, МХАТ мәктәп-студиясе ректоры Игорь Золотовицкий бүген иртән вафат булган. Аңа 64 яшь иде.
Игорь Золотовицкий 1961 елның 18 июнендә Ташкентта туган. 1983 елда МХАТ мәктәп-студиясен тәмамлаган һәм театр труппасында эшли башлаган. 1989 елдан биредә укыта башлый, 2013 елда ректор вазифасына билгеләнә.
Золотовицкий кинода да төшә. «Три полуграции», «Не отрекаются любя», «Одесский пароход», «Неодинокие» һәм башка сериаллардагы рольләре аша таныш.
Интертат
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев