Хач ману бәйрәмендә бәкегә керү мәҗбүриме?
Күпләрне кызыксындырган сорауга җавап: Юк, бу мәҗбүри түгел.
Менә бу хакта нәрсәләрне белергә кирәк:
- Бу чиркәү кануны түгел, ә халык традициясе. Чиркәү бәкегә чумуны таләп итми, бу — һәркемнең үз теләге. Бу йола борынгыдан килгән чыныгу һәм үзеңне сынау традицияләренә барып тоташа.
- Суга керү гөнаһлардан – арындырмый. Гөнаһлардан чистарыну өчен суга чуму гына җитми, моның өчен ихлас күңелдән тәүбә итү һәм рухи эшчәнлек кирәк. Су — ул бары тик символ гына.
- Рухи тормыш чыныгудан мөһимрәк. Туңган суга керүгә караганда, гыйбадәтханәгә барып, изге су алу һәм күңел тынычлыгы табу күпкә кыйммәтрәк.
- Бәкегә керү — ул чистарыну һәм рухи яңару символы булырга мөмкин. Әгәр сәламәтлегегез рөхсәт итми икән, үзеңне газапларга кирәкми. Чиркәү тәкъдим иткәнчә, иң мөһиме — иман һәм изге суны кадерләп өйгә алып кайту.
Видео: Илсөя Садыйкова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев