Водолазлар Иделдә әйләнгән катерның бер пассажирының гәүдәсен тапканнар
Яшәеш

Водолазлар Иделдә әйләнгән катерның бер пассажирының гәүдәсен тапканнар

Бүген водолазлар Яшел Үзән районындагы Октябрьский бистәсеннән ерак түгел Иделдә әйләнгән Velvette 20 катерында булган 54 яшьлек ир-атның гәүдәсен тапкан.

Аны 17 метр тирәнлектә, ярдан якынча 500 метр ераклыкта тапканнар. Мәетне полициягә тапшырганнар.
Икенче пассажирны, 1979 елгы ир-атны, эзләү дәвам итә. Коткаручылар Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең пилотсыз авиасистемасын акваторияне тикшерү өчен кулланырга планлаштыра.

Эзләүләрдә 9 йөзү чарасын да кертеп, 22 кеше һәм 11 берәмлек техника катнаша. Алар арасында – Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм башка хезмәтләр хезмәткәрләре.


Нет комментариев