Владимир Путин Казанның ике чиновнигына рәхмәт белдерде
Дәүләт башлыгының тиешле күрсәтмәсе хокукый актларны рәсми бастыру порталында урнаштырылган.
Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»
Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаменты генераль директоры Рима Мөхәммәтшина «иҗтимагый әһәмияткә ия чараларны әзерләүдә һәм үткәрүдә актив катнашкан өчен» билгеләп үтелде.
Шул ук эшчәнлек өлкәсендәге казанышлары өчен Казан шәһәр Думасы аппаратының мәгълүмат-аналитика идарәсе башлыгы Владимир Казанцевка да рәхмәт белдерелде.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев