Тикшерү комитеты җинаять эше ачкан.
Чукоткада көтелмәгән хәл була. Нулигран дигән авылда кешеләр вертолет килгәнен көтә. Бу якларга шушындый транспорт чарасы белән генә килеп һәм китеп була. Ми-8 вертолетын көткәндә кешеләр иске тимер гараж артына ышыкланып торганнар.
Әмма вертолет кунганда аның канатларыннан барлыкка килгән җил бу гаражны кешеләр өстенә аударып җибәрә. 6 яшьлек кыз һәм аның әбисе каты зыян күрә. Соңрак алар сырхауханәдә үлә.

Фото: https://t.me/enews112
Нет комментариев