Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Васильеволыга 17 яшьлек егет һөҗүм иткән

Узган атнада эчке эшләр бүлегендә 29 җинаять теркәлгән.

Шуларның 21е – шәһәрдә, 8е районда булган. 9 җинаять ачылган, шуның кадәресе «кайнар эздән». 2 һөҗүм ясау, 1 талау, 16 урлау, 7 мошенниклык, наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 1 очрак теркәлгән.

Васильевоның бер йортында яшәүчегә 17 яшьлек егет һөҗүм иткән, пычак белән куркытып, аның эретеп ябыштыру аппаратын талаган.

Төзүчеләр проспектындагы 7нче йорт ишегалдында бер кеше 40 яшьлек ирнең 35 мең сумлык телефонын талаган. Моны Белгород өлкәсендә яшәүче 34 яшьлек ир кылган.

«Зеленодольск сәнәгать мәйданчыгы»ндагы склад комплексыннан 584611 сумлык ювелир әйберләр урланган. Моны Казанда яшәүче 31 яшьлек ир кылган.

Яшел Үзәндә 24 яшьлек ир яшәгән фатирда тентү ясалган. Нәтиҗәдә анда 6257,04 грамм наркотик матдә табып алынган.

Чулпан Гыйсмәтуллина фотосы, «ЯҮ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев