Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Васильевода «Сётокан» Көнчыгыш хәрби көрәш буенча беренчелек узды

Васильево бистәсендә 400дән артык спортчы «Сётокан» Көнчыгыш хәрби көрәш буенча Татарстан Республикасының традицион беренчелегендә катнашты.

Беренчелек ике дисциплинада үткәрелде – кумитэ һәм ката. Васильево каратэчылары иң яхшылары рәтендә. Алар алтын, көмеш һәм бронза медальләрен яулап, җиңүне үз бистәләрендә калдырдылар.

Беренчелекне тантаналы ачу кысаларында Татарстан Республикасының атказанган тренеры, 2нче Васильево спорт мәктәбе тренеры Шарафеев Ралиф Раиф улы Татарстан Республикасының "Сётокан" ВБЕ федерациясенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

ЯҮМР матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев