Васильевода көчекләрен күршеләренә ташлап киткән хатын-кыз видеога эләккән
Яшәеш

Васильевода көчекләрен күршеләренә ташлап киткән хатын-кыз видеога эләккән

Теманы дәвам итеп, 4 декабрьдә җибәргән видео: СНТ «Малахит», Васильево бистәсе.

Хатын-кыз төргәк алып килеп, аннан көчекләрне чыгара, ышанычлырак булсын өчен аларны чит участокның коймасы астына төртеп җибәрә.
Тәүбә дә итергә онытмый – чукына... һәм өйгә кайтып китә. 

Васильево – Татарстан Республикасында бакча ширкәтләре тарафыннан уратып алынган иң зур шәһәр тибындагы бистә. Алар 80 тирәсе! 

Регина Чибрикова

ЯҮМР матбугат хезмәте


Нет комментариев