Узган атнада эчке эшләр бүлегендә 20 җинаять теркәлгән. Шуларның 11е – шәһәрдә, 9ы районда булган. 9 җинаять ачылган. Шуның кадәресе – «кайнар эздән». 1 һөҗүм итү, 8 урлау, 6 мошенниклык, 1 транспорт чарасын урлап алып китү, наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 1 очрак теркәлгән.
Фото: редакция архивыннан
Элек хөкемдә булган 43 һәм 38 яшьлек ир-атлар, пистолетка охшаган корал белән куркытып, 48 яшьлек исерек ирдән, МХОда һәлак булган туганы өчен килергә тиеш булган акчаны таләп иткәннәр.
Васильевоның Космонавтлар урамында 44 яшьлек хатын-кыз яшәгән йорт гаражында 6 пулялы пистолетка охшаш корал табып алганнар.
Рогачев урамында 20 яшьлек яшел үзәнле 27 яшьлек хатын-кызның каршерингка алынган автомобилен алып киткән. Аны ДПС хезмәткәрләре Северная урамында тоткарлаган.
Әйшә башкарма комитеты, Норлат балалар йорты, «Идел» тернәкләнү үзәге, «Сосновый бор» шифаханәсе электрон почталарына «шартлаткыч җайланма куелды» дигән ялган хәбәр килгән.
Нет комментариев