Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Васильевода 12 яшьлек кызга хуҗасыз эт ташланган

Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе хезмәткәрләре 858 тапкыр чакыртылган.

Шуларның 464е – шәһәрдән, 394е районнан булган. 315 кешене госпитализацияләгәннәр: 210ы – шәһәрдән, 105е – районнан.

Медикларны Васильевода пляжда суга баткан 59 яшьлек хатын-кыз янына чакырт­каннар. Әмма батучының гомерен саклап калу мөмкин булмаган, ул медиклар килеп җиткәнче үлгән.

Васильевода хуҗасыз эт тешләгән 12 яшьлек кызга, 13 яшьлек малайга медиклар ярдәме таләп ителгән. Аларның икесе дә дәваханәгә китерелгән.

Зеленая урамында билгесез затлар кыйнаудан баш мие җәрәхәтләнгән 73 яшьлек хатын-кыз янына чакыру алынган. Аны травматологиягә китергәннәр.

Заикин урамында билгесез затлар кулыннан зыян күргән, геморрагик шок хәлендәге 35 яшьлек исерек иргә ярдәм таләп ителгән. Зыян күрүче реанимация бүлегенә китерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев