Васильево башлыгы һәм халкы «Хезмәт» («Служение») Бөтенроссия марафонында катнаша
«Хезмәт» Бөтенроссия марафоны кысаларында Татарстанның иң зур бистәсе – Васильево турында сөйлибез.
Аның Вячеслав Матвеев җитәкчелегендәге халкы кече ватан үсешенә зур өлеш кертә.
Васильевода барлыгы 18 мең кеше яши, җәйге сезонда халыкның саны 50 меңгә кадәр җитә.
Соңгы елларда бистәдә социаль инфраструктура үсеш ала. Яңа балалар бакчасы, яшьләр үзәге ачылуга әзерләнә, бассейн һәм модульле спорт залы барлыкка килде, «Урман» паркының өченче чираты ачылды һ.б.
Васильево халкы махсус хәрби операция сугышчыларына да ярдәм күрсәтә, экологик акцияләр уздыра, иҗади инициативалар белән чыга – бу актив, хезмәт сөючән һәм битараф булмаган кешеләр.
ЯҮМР матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев