Вакыт керү белән авыз ачу – сөннәт
Кайвакыт без кояш баегач та, ифтар вакыты җиткәч тә авыз ачуны кичектерәбез, бу фазыйләтле мизгелгә тиешле дәрәҗәдә карамыйбыз.
Әмма Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең авыз ачуны кичектермәү хакында әйткән сүзләре бар.
Имам Әл-Бохаридан тапшырылган хәдистә болай диелә: “Минем өммәтем авыз ачарга ашыга торган булганда аларны бәрәкәт калдырып китмәс”.
Имам Ән-Нәвәви, бу хәдис вакыты керү белән үк, кичектермичә авыз ачарга кирәклеген аңлата, дип язган.
Димәк, вакыт кергәч тә, озакка сузмыйча, хөрмә җимеше яки су белән авыз ачарга тырышырга тиешбез. Бу – Расүлебезнең сөннәте.
Чыганак: https://t.me/timhazrat телеграм каналы
Фото Күгәй авылы Вк группасыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев