Узган атнада яшел үзәнлеләр мошенникларга 1 миллион сумга якын акча күчергән
Яшел Үзәндә яшәүчеләр юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан туганнарына ярдәм итү тәкъдименә ышанып 975 мең сум акчасыннан колак какканнар, телефон мошенникларының корбаны булганнар.
Исегезгә төшерәбез: әгәр сезгә туганың бәлагә юлыкты дип хәбәр итәләр икән, беренче чиратта аның белән элемтәгә керегез һәм якын кешегә, чыннан да, ярдәм кирәкме юкмы икәнлегенә инаныгыз.
Сак булыгыз һәм алдакчыларның хәйлә-мәкерләренә бирешмәгез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев