2025 елда Татарстанда ВИЧ-инфекциясенең 779 яңа очрагы теркәлгән.
Фото: © Роман Баданов / «Татар-информ»
Бу хакта ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең йомгаклау коллегиясе утырышында ведомство җитәкчесе Марина Патяшина сөйләде.
«Авыру дәрәҗәсе 2024 ел дәрәҗәсендә кала, әмма без яңа ачыкланган очракларны күрәбез. ВИЧ күптән инде аерым куркыныч төркемнәрдән читкә чыкты һәм актив рәвештә таралуын дәвам итә», – дип билгеләп үтте спикер.
Татар-информ
Нет комментариев