Ут яктырткыч элементлары булмаган җәяүле хатын-кызны бәрдергәннәр
Яшәеш

Ут яктырткыч элементлары булмаган җәяүле хатын-кызны бәрдергәннәр

Узган атнада 164 тапкыр юл йөрү кагый­дәсе бозылган.

32сендә матди зыян китерелгән. 2 очракта зыян күрүчеләр булган. 5 машина йөртүче исерек килеш тотылган.

Казан – Йошкар-Ола – Волжск юлының 3нче чак­рымында «Киа-Рио» автомобилен йөртүче 41 яшьлек ир каршы як юлга чыгып, машинасы белән «ВАЗ-210430» автомобилен бәрдергән. Нәтиҗәдә, ике йөртүче дә тән җәрәхәтләре алган. Аларны Яшел Үзән район үзәк хастаханәсенә гос­питализацияләгәннәр.

Мәскәү – Уфа юлының 743км + 600м чакрымында «Вольво» автомобилен йөртүче 47 яшьлек ир 29 яшьлек җәяүле хатын-кызны бәрдергән. Җәяүленең киемендә ут яктырткыч элементлар булмаган. Аны Яшел Үзән хастаханәсенең реанимация бүлегенә китергәннәр.


Нет комментариев