Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Үсеш өчен бертавыштан! Михаил Афанасьев Яшел Үзән мэры итеп сайланды

Шәһәребез өчен бик шәп хәбәр! Бүген Яшел Үзәндә тарихи вакыйга - шәһәр Советының яңа составын формалаштыру һәм мэрны сайлау булды.

Барысы да төгәл, үтә күренмәле һәм демократик рәвештә узды. ТИК рәисе Елена Майорова шәһәр Советына сайлаулар нәтиҗәләре турында хәбәр итте, алар тулысынча узган һәм легитим дип танылды.

Яшел Үзәннең иң өлкән депутаты Евгений Жирков шәһәр башлыгын яшерен тавыш бирү юлы белән сайларга тәкъдим итте - бу карарны барлык катнашучылар да хуплады.

Михаил Афанасьев мэр постына кандидат буларак чыгыш ясады, депутатлар алдында соңгы 5 елда башкарылган масштаблы эш турында хисап тотты һәм гамәлгә ашырылган проектлар, Яшел Үзәнне үстерү планнары турында җентекләп сөйләде.

Шуннан соң совет яшерен тавыш бирү үткәрде. Аның нәтиҗәсе – Михаил Павлович Афанасьев бертавыштан рәсми рәвештә Яшел Үзән шәһәре мэры итеп сайланды.

Михаил Павловичны чын күңелдән котлыйбыз! Яраткан шәһәребез хакына эшләүдә уңышлар телибез. Без бергәләп Яшел Үзәнне тагын да яхшырак итәчәкбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев