Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Угледар янындагы «Алга» батальоны сугышчыларына обелиск - ДХРның рәсми һәйкәле

ДХРда Угледардан берничә километр көньяктарак, 2025 елның сентябрендә 72нче аерым мотоукчылар бригадасының һәлак булган сугышчылары истәлегенә обелиск куелды.

Аның составына татарстанлылардан торган «Алга» батальоны да керә. Нәкъ менә шунда 2023 елның февралендә иң каты сугышлар барган иде.

6 февральдә батальонның штурм төркеме дошманның камалышына эләккән. Ул вакытта өченче ротадан гына 17 кеше һәлак булган. Барлыгы шул көнне, ярдәмче подразделениеләрнең хәрби хезмәткәрләрен исәпкә алганда, 30га якын сугышчы һәлак булган. Февраль азагында соңгы сугышны ким дигәндә 59 кеше кабул иткән. Аларның исемнәре обелискка язылган.

Үткән атнада ДХРның Волноваха округы башлыгы Константин Зинченко обелискны комиссия белән берлектә рәсмиләштерү турында карар кабул итте. Хәзер ул – МХО зонасында сугыш кырында куелган беренче татарстанлылар һәйкәле.

КП Казань

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев