Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Тыл ветераны Кәүсәрия Нургатинага 95 яшь

Чистай районында яшәүче тыл ветераны Кәүсәрия Әскәр кызы Нургатина 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Бу хакта ТР Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кәүсәрия Әскәр кызы 1931 елның 9 мартында Чистай районының Татар Баганасы авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туган. Ул 15 баланың иң кечкенәсе булган. Гаилә бик ярлы яшәгән, ачлык кичергәннәр, алабутадан коймак пешереп ашаганнар, кычытканнан аш пешергәннәр. Беренче сыйныфка барыр вакыт җиткәндә, кызның аяк киеме булмаган, ул мәктәпкә яланаяк барган.

Бөек Ватан сугышы башланганда, Кәүсәриягә ун яшь була, ул өлкәннәргә чәчү, уңыш җыю, терлек азыгы әзерләү, утын әзерләү, сыер саву белән ярдәм иткән. Сугыштан соң, җиде класс тәмамлап, кош фабрикасына эшкә керә. 1952 елда Костромага китә, анда туку фабрикасына урнаша. 1953 елда кияүгә чыга, ике кызы һәм ике улы туа.

1961 елда ире вафат була, ул балалары белән ялгыз кала. 1964 елда улы һәм кызы белән туган авылына кайта, балаларының икесе үлгән була. Туган авылында кош фабрикасына эшкә урнаша һәм пенсиягә чыкканчы шунда эшли. Пенсиягә чыкканнан соң тагын биш ел дәвамында кош караучы булып эшләвен дәвам итә, аннары эшчеләргә төшке аш әзерли. 78 яшенә кадәр үз хуҗалыгында эшли, үлән чаба, печән әзерли, терлек асрый.

Хәзер Кәүсәрия Әскәр кызы Сәрия Гөмәр кызы белән яши. Аның дүрт оныгы һәм сигез оныкчыгы бар. Улы Рамай Казанда яши. Тыл ветераны «1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Авылда Нургатиннар гаиләсе хөрмәткә лаек, кунакчыллыклары белән танылган.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев