Башкортстанда туристик автобус белән юл-транспорт һәлакәтендә 30га якын кеше зыян күргән.
“Лаклы-Ижевск” маршруты буенча барган автобус кюветка төшә һәм “Малояз - Югары Киги” юлының 40нчы чакрымында әйләнеп каплана. Автобуста 43 кеше була, шул исәптән 7 бала.
27 зыян күрүче турында билгеле, алар хастаханәгә медицина ярдәме күрсәтү өчен китерелгән. Килеп чыккан хәлнең шартлары ачыклана.
Фото: Госавтоинспекция Башкортостана
Нет комментариев