Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Түбән Камада БПЛА һөҗүменнән зыян күргән фатирларны сүтә башладылар

Түбән Камада пилотсыз очкычлар һөҗүме нәтиҗәсендә зыян күргән фатирларның конструкцияләрен сүтү эшләре башланды.

Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, эшләр узган атнада башланган. Хәзерге вакытта белгечләр зыян күргән конструкцияләрне сүтәләр һәм йортны торгызу эшләренә әзерлиләр. Алга таба зыян күргән фатирларда ремонт ясау, ә бинаның үзенә капиталь ремонт үткәрү планлаштырыла.

«Узган атнада белгечләр җимерелгән фатирларның конструкцияләрен сүтә башлады, зыян күргән фатирларны торгызу эшләренә һәм йортка капиталь ремонт ясауга актив әзерлек бара», – диде Беляев.

Ул торгызу эшләрен мөмкин кадәр кыска вакыт эчендә тәмамларга кирәклеген ассызыклады, шуннан соң гына яшәүчеләр үз фатирларына әйләнеп кайта алачак.

Хәзерге вакытта йортның 70тан артык яшәүчесе вакытлыча урнаштыру пунктларында яши. Өлкән буын вәкилләре «Ижминводы» санаториена юнәлтелгән, яшь гаиләләр Түбән Камада урнаштырылган.

Шул ук вакытта китерелгән зыянны бәяләү эше дәвам итә. Махсус комиссия һәр зыян күргән фатирны тикшерә. Шулай ук яшәүчеләрнең автомобильләренә китерелгән зыян күләмен билгеләү буенча эш алып барыла.

Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев