Түбән Камада БПЛА һөҗүме нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр саны 14-кә җитте
Яшәеш

Түбән Камада БПЛА һөҗүме нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр саны 14-кә җитте

Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Фото: © пресс-служба Раиса Татарстана

Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча Түбән Камага ТР Премьер-министры Алексей Песошин килде. Ул сәнәгать зонасын, шулай ук дошман дроннары һөҗүме нәтиҗәсендә зыян күргән торак йортны карады.

«Зыян күргән йортта яшәүчеләр вакытлыча урнаштыру пунктында. Аларга кирәкле шартлар тудырылган. Йортта яшәүчеләрнең бер өлеше туганнары янында урнаштырылган. Торакка мохтаҗ 5 гаилә «Кама Артек» балалар лагерена урнаштырылачак», – дип сөйләделәр Татарстан Рәисенең матбугат хезмәтендә.

ТР Рәисе зыян күргән торак йортны тиз арада тикшерергә һәм аны торгызу өчен кирәкле чаралар күрергә өндәде.

ВСУның Түбән Камага һөҗүме нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булды. Тикшерү комитеты теракт буенча җинаять эше кузгатты. Элегрәк дошман БПЛАлары һөҗүме нәтиҗәсендә 12 зыян күрүче турында хәбәр ителгән иде.

Татар-информ


Нет комментариев