ТР Федераль дәүләт теркәве, кадастр һәм картография хезмәте идарәсенең Зеленодольск бүлеге хезмәткәрләре ГТО нормативлары тапшырды
Яшәеш

ТР Федераль дәүләт теркәве, кадастр һәм картография хезмәте идарәсенең Зеленодольск бүлеге хезмәткәрләре ГТО нормативлары тапшырды

ГТО нормативларын үтәү сәламәтлекне ныгытуга, физик активлыкны арттыруга һәм гомуми халәтне яхшыртуга ярдәм итә.

- Татарстан Республикасы буенча Федераль дәүләт теркәве, кадастр һәм картография хезмәте идарәсенең Зеленодольск бүлеге хезмәткәрләре инициатива күрсәтеп, яхшы физик форма сакларга әзер булуларын расладылар. Бу — сәламәт яшәү рәвеше алып барырга һәм үз сәламәтлеге турында кайгыртырга теләгән һәркем өчен яхшы үрнәк. Аларның уңышлары башка хезмәткәрләрне дә ГТО хәрәкәтенә кушылырга илһамландырыр, бәлки, – дип сөйли Зеленодольск районы ГТО тестлаштыру үзәге җитәкчесе Марат Халитов.


Нет комментариев