ТР Диния нәзарәте тәравих намазының ни өчен 20 рәкәгатьтән торуын аңлатты
Мөбарәк Рамазан ае башлану белән мөселманнар кич тәравих намазын укыр өчен мәчетләргә йөри.
Фото: © «Татар-информ»
Бу намазның нигә 20 рәкәгатьтән торуы турында Казан казые, ТР Диния нәзарәтенең шәригать бүлеге башлыгы Булат Мөбәрәков сөйләде.
«Тәравих егерме рәкәгатьтән тора. Киресен раслау (рәкәгатьләрнең кануни саны сигездән арта алмый дип белдерү), кайбер мәгънәдә, өммәт галимнәренең күпчелеген гарәп телен белмәүдә гаепләү булып тора», – дип язды Мөбәрәков үзенең телеграм-каналында.
Ул аңлатканча, гарәп телендә берлек һәм күплек саннардан тыш, икеле саны да бар.
«Гарәп телендәге күплек сан – «тәрвиха», ул намазның һәр дүрт рәкәгатеннән соң тәнәфесләрдә «ял» дип тәрҗемә ителә. Әгәр дә тәравих намазының законлаштырылган саны сигез булса, намаз «тәравих» дип аталмас иде, аны «тәрвихатан» дип атарлар иде, бу «тәрвих» сүзенең икеле саны. Чөнки намазның сигез рәкәгать ике ял булуны аңлата алыр иде һәм шуннан да артык түгел», – дип өстәде Мөбәрәков.
Исегезгә төшерәбез, мәчетләрдә тәравих намазы ястү намазыннан соң укыла.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев