Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Төзүчеләр проспектында наркотик матдәләр кулланучыны тоткарлаганнар

Узган атнада эчке эшләр бүлегендә 33 җинаять теркәлгән.

Шуларның 24е – шәһәрдә, 9ы районда булган. 13 җинаять ачылган, 12се – «кайнар эздән». 15 урлау, 12 мошенниклык, 1 транспорт чарасын урлап алып китү, наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 1 очрак теркәлгән.

Зур завод урамында урнашкан кибеттән төнге вакытта 8600 сумлык товар урланган. Моның буенча элек хөкемдә булган Яшел Үзәндә яшәүче 28 яшьлек ир шик астына алынган. Икенче көнне К.Маркс урамындагы кибеттән иртәнге дүртләр тирәсендә 25537 сумлык товар урлап чыкканнар. Моның буенча да югарыда әйтелгән ир шик астына алынган.

Фрунзе урамының 11нче йорты яныннан 19 яшьлек яшел үзәнленең «Лада Приора» автомобиле урланган. Автомашина Сәйдәшев урамында табылган. Моны Яшел Үзәндә яшәүче 33 яшьлек ир кылган.

«Күзәтү» операциясе барышында наркоконтроль хезмәткәрләре Төзүчеләр проспектының 60Б йорты янында беркайда да эшләмәүче 31 яшьлек ирне наркотиклы матдә белән тоткан. Шикле ир тоткарлау барышында наркотиклы полимер пакетны җиргә ыргытып, җаваплылыктан котылмакчы булган.

Васильевоның Ленин урамындагы 65нче һәм 67нче йортлар арасындагы коттедж бистәсе төзелеше территориясен чистартканда коедан 2 ел элек үлгән (шәхесе ачыкланмаган) 40 яшьләр тирәсендәге хатын-кыз мәете табылган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев